Nedan finns texten till låten Карлар ява , artist - Салават Фатхетдинов med översättning
Originaltext med översättning
Салават Фатхетдинов
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Тагын җиргә яудылар.
Сиңа булган сәламемне
Кабат сиңа илтмиләр.
Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына,
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
Ап-ак каралар каеннарны
Акка чорнап алдылар.
Йөрәгемне ят матурлар
Урап ала алмыйлар.
Карлар ява тын гына,
Күңелем сиңа ашкына.
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
Җилләр тынды, юллар тынды,
Минем күңелем зил-зилә.
Сөю көчле давыл икән,
Чынлап сөйсәң, сиздерә.
Сөюемнең давылында
Армый оча алсаң гына,
Очып-очып, очып-очып
Кил иркәм яннарыма.
Låtar på olika språk
Högkvalitativa översättningar till alla språk
Hitta texterna du behöver på några sekunder