Nedan finns texten till låten Горлэшеп яшик , artist - Салават Фатхетдинов med översättning
Originaltext med översättning
Салават Фатхетдинов
Караңгы көннәрдә, йолдызсыз төннәрдә
Тормышның шәме сунеп барганда.
Дуслар кулын суза, кайгы җиңел уза,
Җылы сүзләре дәва кунелгэ.
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Дәртле җырлар булып, йөрәгемә тулып,
Ташыганда бәхетем-шатлыгым.
Дусларга өләшсәм, сер итеп серләшсәм,
Арта минем күңелем сафлыгы.
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Тормыш бакчамдагы сайрар кошларым!
Хәсрәт килгәндә, язмышта көлгәндә,
Дусның чыны-ялганы сынала.
Биешеп-җырлашып, яшик без гөрләшеп,
Ут уйнатып бергәләп дөньяда!
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Тормыш бакчамдагы сайрар кошларым!
Эх, ярый сез бар, якын дусларым —
Гомер бакчамдагы сайрар кошларым!
Låtar på olika språk
Högkvalitativa översättningar till alla språk
Hitta texterna du behöver på några sekunder